Купить рекламу на сайте

Авторы: Идрисова Хания Вахитовна, Зарипова Венера Марсовна, воспитатели первой квалификационной категории родного татарского языка МБДОУ №16 «Скворушка» (г. Набережные Челны, Республика Татарстан).

Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.

Бурычлар:

балаларны милли йолалар белән якыннан  таныштыруны дәвам итү.

сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлык итү

халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар, бию көйләре.

Зал бизәлеше: зал түрендә өйнең эчке күренеше, анда борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, идәндә тукыган паласлар җәелгән.

Алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр, музейга сәяхәт, мәкальләр, җырлар, уеннарны өйрәнү.

Бәйрәмнең барышы:

Сәхнәдә өй күренеше. Әби белән бабай сөйләшеп керәләр.

Бабай. Әй, сиңа әйтәм анасы, әйдә инде тизрәк!

Әби. Тукта инде, тукта, өйне кемгә калдырыйк икән атасы? Күрше Бибинур әби чирләп тора бит!

Бабай. Нигә юкка кайгырасың, Хәлимәбез карт кыз бит, аны өй сакларга калдырып була инде. Карт кыз янына яшьләр килми инде, анасы.

Әби. Ярар, алайса, шулай итәрбез. Кызыбызны кисәтеп калдырыйк!

(Әби Хәлимәне чакыра)

Әби. Хәлимә кызым, без күрше авылдагы абзыйларга кунакка барабыз. Берүк өйне сакла, сеңелең  Гөлназга да күз-колак булырсың. Егетләр, кызлар җыеп аулак өйләр ясап ятмагыз!

Хәлимә. Юк, юк тыныч кына йөреп кайтыгыз!

(Әби белән бабай чыгып китәләр)

Гөлназ керә. Хәлимә апа, мин барысында ишетеп тордым. Әйдә апа аулак өй ясыйбыз.

Хәлимә. Абау! Әти белән әни мине карт кыз диеп, күз-колак булырга кушып калдырдылар бит. Ачуланмаслармы икән?

Гөлназ. Әйдә инде, Хәлимә апа, ясыйк инде, үзеңдә безнең белән бераз күңел ачырсың!

Хәлимә. Чакыр инде иптәш кызларыңны!

Гөлназ. Кызлар, әйдәгез тизрәк, бездә аулак өй, әниләр кунакка киттеләр.

(кызлар керәләр, кулларында кул эшләре)

Эскәмияләргә утыралар. “ Каз канаты” (халык җыры) җырлап кул эшләрен эшлиләр.

Егетләр җырлап килә “ Баламишкин” көенә.

Агыйделнең аръягында чатыр-чатыр ут яна

Песи китте сүндерергә салам төяп бер чана.

Егетләр. Әй, кызлар ачыгыз ишекне, безнең дә уйныйсыбыз килә.

Кызлар.  Бусага ялын түләмичә кертмибез!

Егеетләр. Түлибез, түлибез, кертегез инде!

Кызлар. Ялыгыз нинди?

Егетләр (берәм-берәм) Мин биим, мин җырлыйм, мин такмак әйтәм!

(Егетләр кереп исәнләшәләр)

Кызлар. Әйдәгез такмаклар җырлашабыз

Егетләр. Исәнмесез. саумысез, нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз?

Кызлар. Безнең песи бигрәк уңган, ләгәнгә су тутыра,

Бозавыбыз мич башында оек бәйләп утыра.

Егетләр   Ике сарык юлга чыккан, кулларында чемодан,

Иреннәрен буяганнар, ә битләрен юмаган.

Кызлар  Ике чеби алып киткән, безнең чишмә улагын

Берсен әтәч тотып алып, борган диләр колагын.

Хәлимә. Бигрәк матур җырлыйсыз икән. Булдырдыгыз. Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз. “Йөзек салыш” уенын беләсезме соң?

Бергә. Беләбез. Беләбез!

Кыз. Үзем саныйм. Зәй. Зәй, Зәйнәбем. Атны кайда бәйләдең?

Алмагачка бәйләдем.

Алма төште шап итеп, Зәйнәп чыкты ялт итеп!

(Кемдә йөзек , шул сикереп чыга)

Хәлимә. Нинди җәза бирәбез?

Егет. Әтәч булып кычкырсын (уен ике мәртәбә уйнала)

Хәлимә. Сез бигрәк күңелле уйныйсыз икән. Менә без “Яшел яулык” уенын ярата идек. Сез дә беләсездер әле?

Бергә. Беләбез!

Хәлимә. Әйдәгез., бергәләп уйнап алыйк әле.

“ Яшел яулык”(Уйный-уйный үсәбез.К.В.Закирова.152бит) уены.

Кыз җырлый, егет калса бии.

Гөлназ  Әле безнең монда күрше авылдан кунак кызыбыз да бар икән. Әйдәгез аны җырлатабыз

Кунак кызы җырлый. “Ай җаный. вай җаный”

Хәлимә. Бигрәк матур җырлыйсың, Әминә сеңелем!

Гөлназ. Әйдәгез әле “Сип, Сара гөлләргә” дигән биюне биибез. (халык сүзләре, А.Хатыпова музыкасы)

Хәлимә. И-и-и, матур да биедегез! Кызлар шундый матур татар халык киеменнән, егетләрне әйтәсе дә юк инде, түбәтәйләрен генә кара әле син аларның. Ничек үзләренә килешеп тора. Түбәтәйле уен да бар бит әле , әйдәгез уйныйбыз.

“ Түбәтәй” уены

Хәлимә. Тагын нинди һөнәрләрегез бар?

Егет. Йөгерә үрдәк, йөгерә каз. боты озынга күрә,

Шаян сүзләрне ишеткәч, бөтен кунаклар да көлә.

Әйдәгез оркестрда уйнап алабыз.

Оркестр “Дүдәк-дүдәк”

Әби белән бабай кайтып керәләр.

Әби. И, карале, карт боларны! Карт кызың- Хәлимәң нишләгән бит! Аулак өй ясап яталар! Хәлимә кызым, без бит сине өй сакларга калдырдык, ә син оялмыйча яшьләр белән уйнап, җырлап-биеп ятасың!

Бабай. Ачуланмасана, анасы, әллә үзебезнең яшь чакларны оныттыңмыни?

Әби. И-и, онытыламы соң ул яшь чаклар?!

Әби җырлап җибәрә: Ак тавыгым бар иде, йомыркасы пар иде

Безнең дә бит сезнең кебек, яшь вакытлар бар иде.

Хәлимә. Ягез инде, яшьлегегезне искә төшергәч, бер биеп тә алыгыз инде.

Әби белән бабай бииләр.

Әби. И, онытып та торам бит. Кунактан күп итеп күчтәнәчләр алып кайткан идем. Әйдәгез, ак өйгә чыгып, күчтәнәчләр белән чәй эчеп алыйк.

(Әби белән бабай алдан чыга, яшьләр алар артыннан “Каз канаты” җырын җырлый-җырлый чыгалар)

Файдаланылган әдәбият:

Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. К.В.Закирова, Р.Г.Борһанова – Казан, 2000.

Иң матур сүз. К.В.Закирова. – Казан, 2000.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да. С.Әхмәтов. – Чаллы. 1991.

Җырлыйк әле. И.Надиров. – Казан. 1980.

Күңел ачыйк бергәләп. К.В.Закирова. – Казан. 2003

Балалар фольклоры. Н.Исәнбәт. – Казан. 1984.

Ал кирәк, гөл кирәк. Р.Ягъфәров. – Казан. 1995.

Алтын кашык. Р.Ягъфәров. – Казан. 1996.

Уйный-уйный үсәбез. К.В.Закирова – Казан. 2005

Кәҗә-мәкәрҗә. Р.Ягъфәров. -  Казан. 1994.