Авторы: Идрисова Хания Вахитовна и Зарипова Венера Марсовна, воспитатели первой квалификационной категории родного татарского языка МБДОУ №16 «Скворушка» (г. Набережные Челны, Республика Татарстан).

Максат: Балаларны халкыбызның рухи кыйммәтләре һәм иҗади байлыгына кече яшьтән үк тирән кызыксындыру

Бурычлар:

балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү.

сөйләм телен һәм иҗадилык сәләтләрен үстерергә булышлык итү.

халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган якка.халкыбызның милли традиңияләренә һәм йолаларына хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар.

Зал бизәлеше: залның бер ягында өй күренеше, ә икенче ягында  су буе күренеше.

Алдан эшләнгән эш: татар халык авыз иҗаты белән танышу, шигырьләр, такмаклар,җырлар., уеннарны өйрәнү, әңгәмәләр,шөгыльләр үткәрү, музейга сәяхәт .

Бәйрәмнең барышы:

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Бүген без халкыбызның эштә дә,күңел ачуда да сынатмыйча, матур табигать кочагы- әрәмәлекле су буенда була торган кичке уенны һәм авыл кешеләренең тынгысыз хезмәт сөючәнлекләрен күрсәтербез. Менә күз алдына китерегез әле! Ямьле авыл иртәсе! Бу иртә ничек башлана икән? Авыл йокыдан ничек уяна икән?

(тасмада әтәч кычкыра, сыер мөгри, азан тавышы ишетелә)

А.б. Татар халкы борын-борыннан ук һәр иртәне изге намаздан башлаган. Бөтен кешелек дөньясына, табигатькә., тынычлык,иминлек., чисталык теләгән.

Малайлар “Әссәләмегаләйкем” җырын башкаралар. (Р.Ахиярова көе. Г.Садә сүзләре)

А.б. Яшь кызлар иртән торып чишмәгә суга киткәннәр.Чишмәдән алынган иң беренче су бигрәк тә шифалы саналган.

Кызлар “Бормалы су”(Н.Исәнбәт сүзләре,З.Хәбибуллин музыкасы) көенә көянтәләр белән бииләр.

А.б. Егетләр чалгы тотып печәнгә киткәннәр. Печән өсте үзе зур бәйрәм саналган.

Малайлар татар халык көенә бию башкаралар.

А.б. Ә инде кызлар-киленнәр, яшь җилкенчәкләр буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, чигү чиккәннәр., шәл бәйләгәннәр.

Җырлы-биюле “Шәл бәйләдем”

А.б. Авыл үзе бер сихри күңеллелек алып килгән. Аналарның йөрәгеннән чыккан моңлы бишек җырлары,бу кичләрнең ямен тагын да арттырган.

Өйдән “Бишек җыры” ишетелә.

1 Бала.

Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит

Телем дә минем иң әүвәл

Әннә диеп ачылган бит.

А.б. Яшьләр инде бу вакытта ару-талуны онытып., ял итәргә су буена әрәмәлеккә җыелалар.

“Челтәр элдем читәнгә” уен җырын җырлап, бер яктан кызлар, икенче яктан малайлар керә.

2 бала

Болай торып эш чыкмас

Конфет ашап теш чыкмас

Әйдәгез, дуслар такмаклар

Әйтешеп алыйк әле

Бергә   Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Җырламый тормыйк әле

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле

Малайлар       Ак кәрзиннәр эченә

Алмалар тутырырга

Килдек кызлар сезнең белән

Җырлашып утырырга

Кызлар           Урам буе ак келәт

Ишегендә ак йозак

Көтә-көтә арып беттек

Нишләп тордыгыз озак

Малайлар       Синме чибәр, минме чибәр

Көзгедән карап җибәр

Мине кызлар арасында

Иң чибәр егет диләр.

Кызлар Урам буе тәрәзәгез

Яшелләргә буягыз

Пожалуйста үзегезне

Әллә кемгә куймагыз

Малайлар       Әйдә барыйк кибеткә

Көмеш алыйк йөзеккә

Ни кылынсаң шул килешз

Безнең кебек егеткә

Кызлар Яшел урам аланында

Әй типтерә куяннар

Бик күтәрмә борыныңны

Чиләк элеп куярлар

Бергә   Ал да булыр чагыбыз

Гөл дә булыр чагыбыз

Без җырламый кем җырласын

Безнең шундый чагыбыз

“Челтәр элдем читәнгә”көенә (татар халык көе) җырлы бию башкарыла.

Кыз. Әйдәгез уйнап алабыз. Нинди уен уйныйбыз?

Малай “Түбәтәй” уены. (К.В.Закирова “Уйный-уйный үсәбез”,142 нче бит)

Кыз

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Бергәләп басыйк әле

Уйнап-көлеп. Җырлап биеп

Күңелләр ачыйк әле.”

“И дүдәме дүдәме” уен җырына бию башкарыла. Утыралар. Бабай керә, эзләнеп йөри.

А.б. Бабакай, нәрсә югалттың? Әллә берәр мал-туарың кайтмадымы?

Бабай. И, оланнар! Кичләрегез күңелле үтсен!Мал-туар урынында ла ул. Әбиегез Шәмсенисаларга туй ашлары пешерергә киткән иде, аны каршы алырга килүем иде.

А.б. Бабакай, әби күренми бит әле, безнең белән ял итә тор.

Бабай. Шулай дисезме? Кая әле тапкырлыгыгызны сынап карыйм. Табышмак әйтәм.Дөньяда иң тәмле, иң татлы – нәрсә ул?

Бергә. Тел.

Кыз     Сөйдергән дә тел

Биздергән дә тел

Малай Иң татлы тел – туган тел

Анам сөйләп торган тел

Кыз

Туган тел – иң татлы тел

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телеңне йотма

Туган телеңне онытма.

Бабай  Менә нинди тапкырлар!

А.б.

Бүген без әрәмәлектә

Күңел ачып ятабыз.

Бабакай берәр уен

Бергәләшеп уйнарбыз.

Бабай. Ай-яй. Әйтте бу!

“Йозак” уены (татар халык уены)

Бабай. Бигрәк күңелле сезнең белән. Бер биеп тә алыгыз инде.

А.б. Әйдәгез әле. Оркестрда уйнап биеп күрсәтик әле.

Оркестр. “Утыр әле яннарыма” көенә (И.Хисамов көе, ш.Галиев сүзләре) парлы бию.

Бию тәмамланганда әби күренә.

Бабай. Эшләр харап бит, әбиегез кайтып килә. Сезнең белән уйнаганны күрсә, кирәкне бирә инде.

Малай. Бабакай.! Менә монда бер капчык бар, кер әйдә капчык эченә. (бабай капчык эчен керә)

Әби. Һай! Балалар әле һаман таралмадыгызмы? Бик соң бит инде. Бабагыз каршы алам дигән иде, күренмәдеме?

Балалар. Юк, юк күрмәдек шул (көләләр).

А.б. Арыгансыңдыр әбекәй, бераз утырып ял ит.

Әби. Арыдым шул, менә шунда гына утырыйм әле (утырам дигән дә генә. капчык күчә башлый). Мөгаен, бабагыз шаяртадыр. Ул яшь чакта бик шаян иде. Чык капчык эченнән карт юләр! Каршы алам дидең, үзең монда шаярып ятасың.

Бабай. Ярый инде карчык. Ачуланма. Карадым, күренмәдең, яшьләрне күргәч күңел нечкәреп китте. Әллә күчтәнәчең дә бар инде.

Әби. Бар шул, бар. Тик хакын түләмичә ,. күчтәнәчне алу юк. Менә мин сезгә табышмак әйтәм.

1.

Төш кенә дә бал гына,

Шикәр генә бал гына,

Аны һәркем ярата

Эреп тора авызда. (чәк-чәк)

2.

Бер иҗеге эш куша,

Икенчесе бер чәчәк,

Кушып әйтсәң икесен,

Мичтә кызарып пешәчәк.(икмәк)

“Икмәк кадере” (К.Әһлиуллин сүзләре,Ф.Рәхимгулова музыкасы) җырын башкаралар

Әби. Менә рәхмәт, икмәк турында бик матур җырда беләсез икән. Һәрвакытта икмәк кадерен белеп яшәгез. Менә сезгә күчтәнәчем.

Бабай. Кичке уеныгыз бик күңелле булды. Шулай уйнап- көлеп, җырлап- биеп гөрләп үтсен яшьлегегез!.

Кыз.

Менә ничек уйнаганнар,

Биегән җырлаганнар,

Безнең бабай-әбиләр,

Безнең әти-әниләр. 

Бәйрәм татар халкының “Матур булсын” җыры белән тәмамлана.

Файдаланылган әдәбият:

Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. К.В.Закирова, Р.Г.Борһанова – Казан, 2000.

Иң матур сүз. К.В.Закирова. – Казан, 2000.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да. С.Әхмәтов. – Чаллы. 1991.

Җырлыйк әле. И.Надиров. – Казан. 1980.

Күңел ачыйк бергәләп. К.В.Закирова. – Казан. 2003

Балалар фольклоры. Н.Исәнбәт. – Казан. 1984.

Ал кирәк, гөл кирәк. Р.Ягъфәров. – Казан. 1995.

Алтын кашык. Р.Ягъфәров. – Казан. 1996.

Уйный-уйный үсәбез. К.В.Закирова – Казан. 2005

Кәҗә-мәкәрҗә. Р.Ягъфәров. -  Казан. 1994.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить